Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Июнь аенда Татарстанда яшәүчеләрне кыска эш атнасы көтә

Киләсе эш атнасы 4 көнлек кенә булачак. Чәршәмбе – 12 июньдә Россия көне билгеләп үтелүгә бәйле бу, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Ведомствода аңлатып үтелгәнчә, Хезмәт кодексы нигезендә, 12 июнь – Россия көне эш көне булмаган бәйрәм көне булып тора.

Хезмәт кодексы буенча, бәйрәм көне алдыннан килүче эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Димәк, сишәмбе – 11 июньдә дә шулай булачак.

Шул ук вакытта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, 16 июньдә – якшәмбе көнне мөселманнарның Корбан бәйрәме башлана. Әмма моңа бәйле рәвештә өстәмә ял бирелмәячәк: республиканың бәйрәм көннәре ялларга туры килгәндә, бәйрәм көне күчерелми.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев