Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яңгыр, юеш кар һәм кырау – Татарстанда бу көннәргә һава торышы

Яңгыр, юеш кар һәм кырау – Татарстанда бу көннәргә һава торышы

Көндез яңгыр, төньяк районнарда урыны белән юеш кар явачак. Көндез һава температурасы +6…+11, көньяк районнарда +16 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һава температурасы 0…+2, урыны белән 0…-2 градус булачак, кырау төшәчәк.

Чәршәмбе – 8 майда көндез һава температурасы +7…+12, көнчыгыш районнарда урыны белән +15…+20 градуска кадәр җылыта. Төнлә +3…+8, урыны белән яшенле яңгыр, секундына 18-23 метр тизлектә көчле җил көтелә. Пәнҗешәмбе – 9 майда безнең төбәккә янә төньяктан салкын һава үтеп керәчәк һәм төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0…+2 гә кадәр, урыны белән 0…-3кә кадәр төшәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +4…+9 градустан артмаячак. Яңгыр, юеш кар булачак. Секундына 13-18 метр тизлектә җил.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда җомга – 10 майда салкын һава саклана. Көндез һава температурасы +4…+9 градус чикләрендә тирбәләчәк, төнге сәгатьләрдә 0…-3 градус булачак. Аз гына явым-төшем. Шимбә – 11 майда көндез һава температурасы +10…+15 градуска күтәреләчәк, аз гына яңгыр.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев