Февральдән эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме артачак
Белеп торыгыз

Февральдән эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме артачак

Эшсезлек буенча пособие быелның 1 февраленнән 9,5 процентка индексацияләнәчәк, аның максималь күләме 15 мең сумнан артып китәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«1 февральдән 9,5 процентка индексациялибез. Максималь күләме 15 мең сумнан артык тәшкил итәчәк», - дип билгеләделәр ведомствода.

Пособие 2024 елда факттагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк – Росстат мәгълүматларына караганда, ул 9,52 процент тәшкил иткән.

Барлыгы 1 февральдән Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 40 тан артык социаль түләүләр һәм пособиеләр 9,5 процентка индексацияләнәчәк. Ил Хөкүмәтенең тиешле карарын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев