Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәннән Гыйләҗевлар бакчасында йодрык кадәрле бәрәңгеләр өлгергән

Чирмешәндә яшәүче Әлфия һәм Дамир Гыйләҗевлар иртә өлгерә торган бәрәңгеләрен 5 июльдә үк казып караганнар, инде бер айлап яңа бәрәңге ашыйлар.

-“Скороспелканы” беренче ел гына утыртуыбыз, мин аны интернеттан яздырып кайтарттым. Ике килограмм орлыкны 1 майда утырттык, - ди Әлфия Илфак кызы. – Кечкенә генә участокка  колорадо коңгызларына каршы агу сипмәдек, җыеп кына тордым. Уңыш бик сөендерә, тәмле дә. Орлыгын калдырып, киләсе елга да чәчәргә исәп.

Сынау өчен чәчелгән бәрәңге бер төбеннән 12шәр  чыга һәм барысы да кырырлык, хәтта йодрыктан зурлары да бар икән. Ак бәрәңгенең эче сары, күзләре күп түгел.

Гыйләҗевлар гадәти бәрәңге уңышын да тикшереп караганнар, ә  менә анысының үсәсе бар әле.

 

Әлфия Гыйләҗева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев