Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешәнгә дә кош гриппы, африка чумасы таралу куркынычы яный

Ел саен диярлек республикабыз белән күрше өлкәләрдә дуңгызларда африка чумасы яисә кош гриппы чирләре ачыклана.

Терлекләрне һәм кош-кортны әлеге авырулардан ничек сакларга? Бу  хакта район ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов аңлатма бирде.

– Кызганыч, кош гриппының да, африка чумасының да район территориясенә керүенең реаль куркынычы бар. Алар икесе дә кискен йогышлы авырулар: бик тиз таралалар, сулыш юлларын, ашкайнату системасын зарарлыйлар.

Чирле кош боек була, ул ашамый диярлек. Тавыклар йомырканы сирәк сала башлый. Каурыйлары тузына. Диарея күзәтелә. Кызганыч, әлегә бу авыруны дәвалау юллары уйлап табылмаган. Шуңа күрә, профилактика чараларын төгәл үтәргә кирәк. Гомумән, тавыклар, казлар һәм үрдәкләрнең кыргый кошлар белән бәйләнешен булдырмас өчен, аларны урамга, сулыкларга чыгармыйча, читлектә, абзарда асрарга киңәш ителә. Кошларны санитар һәм ветеринар документлары булган, тикшерелгән урыннардан гына алырга кирәк.

Кош гриппын кеше дә ияртергә мөмкин. Шуңа да шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә: кошларны караганда, яннарына махсус кием киеп керергә, эш беткәч, кулларны сабын белән юарга, суелган кошларны перчаткалар киеп эшкәртергә киңәш ителә. Шулай ук, кош итен һәм йомырканы куллану алдыннан термик эшкәртергә кирәк.

Дуңгызларның африка чумасы вирус белән зарарланган терлек азыгы, аслык, тирес, үләксә һәм мал чалганнан соң калган продуктлар, шулай ук талпан һәм кошлар аша йога. Авыру хайваннарның 100 процент үлеменә китерә. Африка чумасының үтеп керүенә юл куймас өчен, билгеләнгән кагыйдәләрне катгый үтәү сорала. Чума кешегә куркыныч түгел, әмма авыл хуҗалыгы тармагына җитди зыян китерә, чөнки әлеге чир хайваннарда дәвалануга һәм вакцинага да бирешми. Авыруның таралуын бары тик карантин чаралары белән генә туктатырга мөмкин.

Авыруларның беренче билгеләрен күрүгә, кичекмәстән, җирле ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең телефоннар: 2-27-17; 2-51-20; 8-919-638-13-54 (Алмаз Фарашович  Газыймов).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев