Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә коммуналь хезмәтләргә тарифлар 2024 елның 1 июлендә үзгәрәчәк

Коммуналь хезмәтләргә тарифларны планлы индексацияләү 2024 елның 1 июленнән, ел ярымлык тәнәфестән соң, планлаштырыла.

2023 елда индексация булмады, дип искәртте республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Федераль закон таләпләренә туры китереп, 2024 елга тарифларны бу елның 20 декабренә кадәр расларга тиеш. Газга түләүне - 11,2, электр энергиясенә 9,1 процентка артыру планлаштырыла. Чирмешәнлеләр хәзер газ өчен 6 сум 78 тиен түләсә, ул киләсе елның июленнән 7 сум 54 тиен булачак. Бер киловатт электр энергиясе өчен тариф 29 тиенгә артып, 3 сум 57 тиен түләргә туры киләчәк.

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкта тарифлар үсешенең төп сәбәпләре – энергия ресурсларына бәяләр үсү, бюджеттан тыш секторда хезмәт хакы күләме, яңа объектларны эксплуатацияләү чыгымнары, шулай ук куллану бәяләре индексациясе арту.

Брифингта газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә килешүне (договор) яңартырга кирәклеге хакында да сөйләделәр.

- Чирмешәнлеләр бу эшкә дәррәү тотындылар дисәң дә була. Һәр көнне иртән үк 20-30 кеше безгә килеп чиратка баса, - диде район газ хезмәте начальнигы Рифат Гатин. – 70 процент райондашларыбыз килешүләрне яңартты да. 2024 елның 1 гыйнварына кадәр килешүләрне яңадан төзү буенча мондый бурыч юк, аны бераз соңрак та эшләп була.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев