Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешәндә балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен квест-уен аша да аңлаттылар

Район үзәгендәге “Ромашка” балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен семинар узды. Чара сабыйларда юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру буенча ата-аналар белән эшләүдә инновацион технологияләр куллануга багышланды.

Семинарда “Юл хәрәкәте иминлеге” учрежениесенең Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлия Кәбирова һәм район автоинспекциясенең өлкән дәүләт инспекторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айдин Зыятдинов катнашты.

Тәҗрибә уртаклашу җыенын өлкән һәм урта төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр тематик флешмоб белән ачтылар. Кунаклар квест-уен, юллардагы куркынычсызлык турында театральләштерелгән тамаша карадылар. Шулай ук педагоглар практик тәҗрибәләре белән дә уртаклашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев