Чирмешәндә бал аерту сезоны башланды
Быел бал сезоны башка еллардагыдан бераз соңлаган, моңа төннәрнең салкынча булуы һәм яңгырлар комачаулаган. Тәҗрибәле умартачылар яңа балны 10 июльләрдә татып карады.
Иң дәрәҗәле юкә балының өч литрлы банкасын 3000 сумнан тәкъдим итәләр. Быел юкә чәчәге бик күп булса да, ул нектарны аз биргән. Чәчәк һәм юкә баллары кушылмасы – чама белән 2550, карабодайныкы бераз арзанрак – 2000 сум булыр, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев