Бүген, 27 февральдә, Татарстанда температура тагын бераз күтәреләчәк.
Республика өстендәге күк аязучан болытлы булып калачак. Көндез бөтен төбәктә, Казанны да кертеп, бераз кар явуы көтелә.
Җил төньяктан секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана, ул вакыт узу белән юнәлешен көньякка үзгәртәчәк. Юлларда бозлавык хасил була.
Көннең якты вакытында Татарстанда һава -2..-7 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында -2..-4 градуска кадәр).
Нет комментариев