Чирмешән журналистларына яңа автомобиль бирделәр
“Безнең Чирмешән” район газетасы редакциясе яңа автомобильле булды.
Яңа ел алдыннан Казанда узган чарада “Татмедиа” медиахолдингының 49 филиалына яңа эш автомобильләре тапшырдылар. Шуларның берсен – заманча “Лада Веста” ачкычларын “Безнең Чирмешән” редакциясе коллективы алды.
Автомобильләрне филиал җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды. Ул журналистларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм республика тормышында район массакүләм мәгълүмат чараларының төп ролен ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа автомобильләр - журналистларның мобильлеген һәм оперативлыгын арттыру өчен мөһим корал.
“Безнең Чирмешән” редакциясе коллективы республика һәм “ТАТМЕДИА” АҖ җитәкчелегенә, күрсәткән ярдәмнәре өчен, рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев