Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән урманчылары үз ветераннарына район газетасы бүләк иттеләр

Район үзәгендә яшәүче Разыя Щеголева “Безнең Чирмешән”гә подписканы бик шәп бүләк итеп кабул итте.

Район урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин Чирмешән урманчылыгында эшләп чыккан ветеранга шундый “күчтәнәч” җибәргән, подписканы аның исеменнән Казанка участок урманчылыгы урманчысы Хәлил Шарапов тапшырды. Матбугат басмаларын күп укучы Разыя Шаһимәгъсүм кызы 2024 елның икенче яртыеллыгында да район газетасыннан аерылмас.

-Анда бөтен хәбәр бар, газетаны башыннан алып ахырына кадәр, бер язманы да калдырмыйча укып чыгам. Икенче яртыеллыкка язылып куярга дип почта бүлегенә төшәрмен дип тора идем әле, рәхмәт, элеккеге хезмәттәшләрем шундый бүләк белән сөендерделәр, - ди ветеран.

Гомумән, бу көннәрдә “Безнең Чирмешән”гә - “Наш Черемшан”га икенче яртыеллыкның алты аена юньрәк бәядән - 875 сум 76 тиеннән язылырга мөмкин. Ташламалы язылу 8-18 апрель көннәрендә үтә.

 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев