Чирмешән кадетлары – беренче
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатыннан “Алдынгылар хәрәкәте”ндә катнашучыларның урта яшь төркеме “Аҗаган 2.0” Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының Чистайда үткән зона этабында беренче булды.
Биредә республиканың 8 районыннан (Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай, Чирмешән, Аксубай, Әлки, Алексеевский, Спас) 15 команда өлкән һәм урта мәктәп яшендәге категориядә ярышты.
Безнең командалар ике яшь төркемендә дә үз көчләрен, белемнәрен, батырлыкларын һәм югары патриотизм хисләрен күрсәттеләр: сафтагы, спорт әзерлеге, автоматны сүтеп җыю, беренче ярдәм күрсәтү, хәрбиләштерелгән киртәләр полосасы, Ватан тарихын белү буенча тест, радиация, химик һәм биологик саклау нигезләре буенча сыналдылар.
Ярышта урта яшь төркеме командасы (җитәкчеләре Петр Захаров) беренче урынны яулады. Алар “Аҗаган 2.0” хәрби-патриотик уенының төбәк этабы финалында катнашачак.
Гөлшат Җамалтдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев