Бүген Татарстанда +25 градуска кадәр җылы булачак
Белеп торыгыз

Бүген Татарстанда +25 градуска кадәр җылы булачак

Бүген, көзнең беренче аеның соңгы көнендә, Татарстанда элек урнашкан аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачак.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым - төшем ихтималы – аз.

Көньяк-көнбатыштан җил дәвам итәчәк. Аның көче 6-11 м/с, урыны белән (шул исәптән Казанда) 15 м/с ка кадәр тәшкил итәчәк.

Шактый салкын төннән соң (төбәкнең көньягында һәм көнчыгышында туфракта -1 градуска кадәр салкыннар белән) көндез һава 20-25 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында — +21, +23 градуска кадәр).

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев