Татарстанда 2 апрельдә 8-13 градуска кадәр җылытачак. Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, аязучан, болытлы һава көтелә, явым-төшем булмый.
Иртән урыны белән томан сакланачак. Шулай ук синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтәләр.
Көньяк җиле фаразлана, аның тизлеге секундына 611 метр, иртән һәм көндез урыны белән секундына 14 метрга җитәчәк.
Нет комментариев