Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган чирмешәнлеләрнең исемлекләре яңартылган

Кадетлар мәктәп-интернаты укытучысы Ирина Суворова инде дүртенче ел рәттән “Фронттан хәбәр җиткерегез” акциясен үткәрә.

Бөек Ватан сугышы музей-мемориал җитәкчесе Михаил Черепанов һәм эзләнүчеләр ярдәме белән Ирина Александровна әлегә кадәр хәбәрсез югалган дип саналучы 200 якташыбызның җирләнгән урыннары турында хәбәр кәгазьләре тапшырган.

Әлеге исемлек тагын тулыланган. Аны безнең Яндекс дискта, ссылкасы буенча карарга мөмкин.

«Райондашларга мөрәҗәгать итәсем килә: шушы исемлекләрне балаларыгыз, әти-әниләрегез белән бергә карагыз. Бәлки, үзегезнең авылныкыларын танырсыз, исегезгә төшерерсез. Барысына да ярдәм итәрбез, документ тапшырырбыз», - ди Ирина Александровна.

Исемлеккә кагылышлы сораулар булса, Ирина Суворовага 8-937-292-93-07 номеры буенча мөрәҗәгать итеп була.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев