“Безнең Чирмешән”нең төп бүләге – кар көрәгеч Лашманга китә
“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасы редакциясе үз абунәчеләре арасында оештырган отыш уйнатудагы төп бүләкне - бензиннан эшли торган кар көрәгечне Лашманда яшәүче газета укучыбыз Гайния Яруллина отты.
Әлеге саллы бүләкне район башлыгы Рамил Айбатов ярдәме белән алган идек. Гомумән, отыш уйнатуга район газетасына 2025 елның икенче яртыеллыгына язылган якташларыбызның 332се квитанцияләрен редакциягә китерде. Алар арасында 31 бүләк уйнатылды.
Бүләкләрне отучылар:
- Гайния Яруллина (Лашман) – кар көрәгеч;
- Гүзәл Әхтәмова (Чирмешән) – 10 үрдәк бәпкәсе;
- Сәҗәрә Мөхәммәтшина (Әмир) – 10 үрдәк бәпкәсе;
- Нәкыйбә Баһаветдинова (Чирмешән), И.Әгълүков (Кара Чишмә), И.Ю.Кондрашкина (Иске Элмәле), И.Ю.Гирфанова (Чирмешән), Әлфия Гатина (Лашман) – “Шатлык” кафесында бер кешегә комплекслы төшке аш.
- Ф.Д. Потемкина (Чумачка) – кар көрәгеч – скребок;
- Марина Полякова (Күтәмә) – аккумулятордан эшли торган кул пычкысы;
- Илдар Гафиятуллин (Утыз Имән) –аккумулятордан эшли торган машина югыч;
- Шәфыйка Гозәерова (Кара Чишмә) – шөреп боргыч;
- Рөстәм Габидуллин (Чирмешән) – шомарту машинкасы (“болгарка”);
- Светлана Тумбинская (Чирмешән) – пластик торбалар ябыштыргыч аппарат;
- Фәнис Гайнуллин (Чирмешән) – пластик торбалар ябыштыргыч аппарат;
- Тәлгать Вәлиев (Лашман) – җылыткыч вентилятор;
- Җәүдәт Шәйхетдинов (Чирмешән) – колакчын (наушник);
- Салават Газизов (Лашман) – чәшкеләр җыелмасы;
- Гөлшат Мингатина (Керкәле) – аркан;
- Айгөл Минебаева (Чирмешән) – сөлгеләр җыелмасы;
- Г.Г.Төхвәтуллин (Түбән Кәминкә) – ачкычлар җыелмасы;
- Люция Гыйләҗева (Чирмешән) – 1 мең сум акча;
- Г.Г. Сафиуллина (Чирмешән) – җимеш тешләре чистарткыч;
- Гүзәлия Ганиева (Чирмешән) – савыт-саба җыелмасы;
- Татьяна Владимирова (Чирмешән) – кар көрәге;
- Фәридә Шәфигуллина (Чирмешән) – кар көрәге;
- Галия Хөснетдинова (Чирмешән) – заварка чәйнеге;
- Рәзилә Мусина (Чирмешән), Фаил Гафиятуллин (Түбән Кәминкә), Илья Игнатьев (Иске Элмәле) - берешәр кап чәй;
Әлфия Закирова (Чирмешән) – савыт-саба югыч “губкалар”.
Иганәчеләребез: район башлыгы Рамил Айбатов, шәхси эшмәкәр Альфред Габшакиров, район үзәгендәге “Болгар” кибете (Булат Латыйпов), “Эш кораллары” кибете (Илдус Гыйләҗев), “Инструментлар” кибете (Зәкәрия Гайфетдинов), “Автозапчастьләр” кибете (Илшат Гатин, Фирая Сәмәрханова), “Шатлык” кафесы (Рафаэль Шакиров), “Җәннәт” кибете (Оятулло Сәидов), район инвалидлар җәмгыяте (Мәдинә Талипова). Бик зур рәхмәт аларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев