Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Белгеч Татарстанда быел җәйнең ничек булачагы турында сөйләде

Татарстанда җәен эссе булачак. Җәйге һәр айда һава температурасының нормадан югары булуы көтелә. Бу хакта бүген Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь сөйләп үткән.

“Россия Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, Татарстанда язгы һәм җәйге айларда һава температурасы нормадан бер градуска югарырак булачак. Явым-төшемнең исә нормадан тайпылмавы көтелә”, – дип сөйләп үткән ул.

Татарстанда сентябрь аенда да һава температурасының бер градус һәм күбрәккә югарырак булуы фаразлана. Синоптик мәгълүматларына караганда, быел җәен хәтәр табигать күренешләре булырга – боз яварга, давыллар кубарга мөмкин.
 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев