Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Балаларга гамбургер сатуны тыймакчылар

Илебездә балаларга фастфуд сатуны тыярга тәкъдим иткәннәр. Бүгенге сәясәт проблемаларын өйрәнү институты директоры Антон Орлов Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкога, Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

Проект авторы билгеләп үткәнчә, балаларга хәмер һәм тәмәке сатуны тыюны үрнәк итеп алып, законга тиешле үзгәрешләр кертергә мөмкин. Ашау-эчү гадәтенә балачактан ук ияләшүдән чыгып, үсмерләрнең генә түгел, бәлки бөтен кешеләребезнең сәламәтлеген, килеш-килбәтен яхшырту мөмкинлеге бирәчәк бу, дип әйтергә җирлек бар. Орлов аңлатып үткәнчә, гамбургер-чисбургер ише фастфудка ияләшкән үсмерләрнең байтагы тормышның яңа этабына юанаеп, йөрәк-кан тамырлары авыруларына юл “ачып” керергә мәҗбүр.
 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев