Атна уртасында Татарстанда акрынлап җылытачак
Атна уртасында Татарстанда акрынлап җылытачак. Республикада җитди явым-төшемнәр көтелми, әмма синоптиклар көчле җил фаразлый.
13 декабрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава һәм урыны белән көчле җил, төнлә һәм иртән -18..-20 градус, түбән урыннарда -22 градуска кадәр суытачак. Көндез 16-18 градус салкын була. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Татарстанда 14нче декабрьдә төнлә -15..-20 градус көтелә, көндез -10..-15. Җомга көнне, 15 декабрьдә, төнге сәгатьләрдә синоптиклар 13-18 градус салкын, ә көндез һава -8..-13 градуска кадәр җылыначак дип вәгъдә итә.
16 декабрьдә татарстанлыларны кар, буран һәм көчле җил көтә. Төнлә термометр баганалары -11..-16 градуска кадәр төшә. Көндез 6-11 градус салкын була. Урыны белән юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев