Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Аерылышу 8 тапкыр кыйммәткә төшәчәк

Россия Финанс министрлыгы никахны өзгән өчен пошлинаны сигез тапкыр арттырырга тәкъдим итте.

Тиешле тәкъдимнәр 20 июньдә Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән масштаблы салым закон проектына төзәтмәләр проектына кертелде.

Яңалык 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк дип фаразлана. Төзәтмәләр ведомстволарга килештерү өчен җибәрелгән. Никахны өзгән өчен пошлинаны 650 сумнан 5 мең сумга кадәр күтәрү планлаштырыла. Сүз уртак балигъ булмаган балалары булмаган ир белән хатынның үзара ризалык белән аерылышу очраклары, шулай ук суд аша аерылышу очраклары турында бара.

Исем үзгәртергә теләүчеләр өчен дә киләчәктә  1600 сум урынына 5000 сум түләргә туры килергә мөмкин.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев