9 декабрьгә һава торышы
Белеп торыгыз

9 декабрьгә һава торышы

Бүген, 9 декабрьдә, Татарстанда болытлы һәм явым-төшемсез һава торышы көтелә. Юлларда бозлавык булу ихтимал.

Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, аннары юнәлешен көньяк-көнчыгышка алыштырачак. Аның тизлеге секундына 6-11 метр була, ә урыны белән 14 метрга кадәр җитә.

Көндез температура -4..-9 градус була.

 


Нет комментариев