26 июньгә һава торышы
Белеп торыгыз

26 июньгә һава торышы

26 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.

Республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак, урыны белән көндез көчле явым-төшем булуы ихтимал. Кайбер районнарда яшен, боз булыр дип фаразлана.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю көтелә – секундына 15-20 м.

Төнлә температура +11...+ 16 градус булачак, көндез +18...+ 23 градуска кадәр җылыначак.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев