Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

2025 елда аналарга һәм балаларга түләүләр артачак

Киләсе елда декрет түләүләре, 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие, шулай ук бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие һәм ана капиталы артачак. Бу хакта РАНХиГС хезмәт хокукы буенча эксперт Линда Рыжих хәбәр итә.

«Декрет түләүләре артачак: йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме йөклелек һәм бала табу буенча отпускның дәвамлылыгы 140 календарь көн булганда 2025 елда 794 355,8 сум һәм 2026 елда 882 575,4 сум тәшкил итәчә», — дигән Рыжих. Эксперт сүзләренчә, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене 2025 елдан 25 735 сумга кадәр, ә 2026 елдан 26 764 сумга кадәр арттыру ниятләнелә.

Эшләүче ата-аналар өчен 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособиенең максималь күләме киләсе елда аена 69 мең сумга кадәр, ә 2026 елда аена 76,7 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Эксперт  ана капиталы күләме 2025 елда — 4,5 процентка, ә 2026 елда — 4 процентка үсәчәге турында да әйткән.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев