Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Мордва халкы Эрзян теле көнен билгеләп үтә

Туган тел һәр кеше тормышында зур роль уйный, ул һәр халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм тарихын чагылдыра. Һәр милләтнең бурычы - үз телеңне саклап калу, аны буыннан-буынга тапшыру.

Эрзянь Келень Чи - Эрзян теле көне 1993 елда А. П. Рябов исемендәге эрзян телен коткару фонды (Саранск шәһәре) тарафыннан гамәлгә куелган. Эрзян теленең символик бәйрәменә беренче эрзян профессоры Анатолий Рябовның туган көнендә нигез салына. Шул уңайдан ел саен «Мокшан һәм эрзян телләрендә диктант» Бөтенроссия белем бирү акциясе оештырыла.

Безнең районда яшәүче эрзялар биш ел дәвамында әлеге акциядә катнаша. Ул безне туган сөйләм чыганакларына гына кайтарып калмый, дуслык, үзара аңлашу һәм ярдәм атмосферасын да ныгыта.

Мордва-Афонькәсеннән «Умарина” һәм Иске Котыштан «Лемзер» халык коллективлары районда эрзян халкының мәдәниятен саклаучылар булып тора. 2 нче Чирмешән мәктәбе каршындагы туган тел мәдәниятен өйрәнү түгәрәге дә тел һәм йолаларны саклауга өлеш кертә. Чирмешәндә балалар китапханәсе шулай ук эрзян халкының гореф-гадәтләрен саклау буенча чаралар еш үткәрә.

Минем өчен исә Татарстан Республикасы делегациясе составында «Россия Федерациясе фин-угор халыклары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең VII съездында катнашу бик истәлекле булды, ул Саранск шәһәрендә узды. Анда Россиянең фин-угор һәм самодий халыклар компактлы яшәгән 43 төбәгеннән вәкилләр катнашты.

Съезд башка төбәкләрдә яшәүче фин-угорлар белән танышырга мөмкинлек бирде. Чыгыш ясаучыларның үз халкы турында сөйләүләре, яшьләрнең чыгышлары креатив булулары һәм аларның милли мәсьәләләргә яңа карашы миңа аеруча нык тәэсир итте.

Съездда халкыбызның тарихы, теле, мәдәнияте киләчәк буыннар өчен дә сакланачак, диюләре киләчәккә өмет уятты.

Тарихын, туган телен хөрмәт итүче халык башка халыклар тарихына һәм телләренә хөрмәт белән карый ала дип саныйм. Туган телләребезне саклау, ярату һәм саклау - безнең уртак бурычыбыз.

Ирина Митяева.

Илсөяр Гайнетдинова фотосы.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев