Әмирдә Сабантуйга бүләкләр җыйдылар (+ФОТО)
Әмирдә, элеккеге гадәт буенча, апрельнең беренче шимбәсендә сөлге җыйдылар. Армиягә алынасы, урамнарда авыл көен җырлап узган егетләргә һәр йортта бүләк бирделәр. Инде егерме еллап йөри-йөри шомарган колгага, билгеле, иң әүвәл чигүле сөлгеләр, чигүле кулъяулыклар элделәр. Былтыр Әмирдә өч яшь пар гаилә корган: Айдар һәм Динара Мөхәммәтшиннар, Илсур һәм Алия Җиһаншиннар,...
Әмирдә, элеккеге гадәт буенча, апрельнең беренче шимбәсендә сөлге җыйдылар.
Армиягә алынасы, урамнарда авыл көен җырлап узган егетләргә һәр йортта бүләк бирделәр.
Инде егерме еллап йөри-йөри шомарган колгага, билгеле, иң әүвәл чигүле сөлгеләр, чигүле кулъяулыклар элделәр. Былтыр Әмирдә өч яшь пар гаилә корган: Айдар һәм Динара Мөхәммәтшиннар, Илсур һәм Алия Җиһаншиннар, Инсаф һәм Миләүшә Минхәеровларның килен сөлгеләре, бу көнне җыелган бик күп баш яулыклары да киләсе Сабантуй уеннарында җиңүчеләргә кадерле бүләк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев