Район үзәгенең Яшьләр мәйданчыгында Гаилә көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә иң матур бизәлешле коляскалар парады булды.
Назимовлар, Дәүләтшиннар, Әхмәтҗановлар, Галәветдиновлар һәм Корычбаевлар гаиләләре нәни сабыйларының коляскаларын, велосипедларын ничек кенә бизәмәгәннәр: принцесса арбалары да, очучы кораблар да бар.

Лашманнан Динара һәм Ренат Корычбаевлар бәйрәмгә балалары Зөбәрҗәт, Тәбрис һәм Зөләйха белән килгәннәр. Кечкенә Зөләйханың коляскасы әйтерсең лә үзе бәйрәм символы – ромашкага әверелгән: аңа йөзләгән чәчәк кадап куйганнар.

-Иртәнге 4тә башыма шул уй килде: бала арбасын ромашкалар белән бизәү. Сеңелемә шалтыраттым да, урманга барып чәчәкләр җыеп кайттык. Аннан соң, дусларыбыз ярдәме белән, үзебезгә бер бәйрәм ясап бергәләп бизәдек, - ди Динара.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева әлеге һәм башка гаиләләрне бәйрәм белән котлады.
-Бер-берегезне хөрмәт итеп, гаилә гореф-гадәтләрен саклап, мәхәббәттә һәм тигезлектә озак яшәгез, - диде Наталья Васильевна.

Гадәттәгечә, мемориаль үзәк, туган як тарихы музее һәм район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан мастер-класслар оештырдылар. Район мәдәният йорты артистлары үзләренең дәртле җырларын бүләк итте. Аларга кушылып биючеләр дә булды. Балалар исә уеннарда бик теләп катнаштылар.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы
Нет комментариев