Чирмешәндәге Яшьләр көнендә утлы шоу күрсәттеләр
Үткән шимбә көнне, Яшьләр көнендә, Чирмешәндә бәйрәм чаралары күп булды.
Көндез мәктәп укучылары өчен районкүләм чыгарылыш кичәсе булса, кичен Яшьләр мәйданчыгында Яшьләр көне узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов яшьләргә һәм чарага җыелган барлык кунакларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте.
-Яшьлек һәм яшүсмерлек вакыты – кеше гомеренең иң гүзәл чорлары. Бу кыю өметләр һәм амбициоз планнар вакыты. Районыбыз яшьләре иҗтимагый тормышта һәм волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашалар. Сезгә хыялларыгызны тормышка ашырып, туры юл белән алга атларга, югары үрләр яулавыгызны телим, - диде Илнур Минсәгыйть улы.
Ул, III Бөтенроссия «Хезмәт итү» муниципаль премиясендә катнашулары һәм актив эшчәнлекләре өчен, район мәдәният йорты директоры вазыйфаларын башкаручы Ринат Гарифуллинга һәм Чирмешән муниципаль районының Бәркәтә клуб формированиесе җитәкчесе Альмир Жораевка Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Район яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге начальнигы Ольга Галеева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева да котлауларын ирештереп, район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләренә, актив балаларга Рәхмәт хатлары һәм шулай ук бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәмнең кульминацион өлеше булып танылган җырчы Рәфис Кәлимуллинның чыгышы булды. Оештыручылар бик тырышканнар. Кичә азагында хәтта утлы шоу да күрсәттеләр. Ул шактый салкынча кичкә җылылык өстәп, җыелган якташларыбызны тагын да җанландырып җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев