Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы Сабан туенда кыр батырына трактор бирделәр

Бүген Чирмешәнебездә үткән район Сабан туенда кыр батырын – трактор, көрәш җиңүчесен мотоцикл белән бүләкләделәр.

Бик күпләр район Сабан туеның нәкъ менә тантаналы ачылышын ярата. Аның быелгысы да матур, купшы программасы белән истә калыр.

Районыбызның сәнгать белгечләре моның өчен нык тырышкан. Артистлар хезмәт кешесенә хөрмәт, төбәгебез халыкларының бердәмлеген, милли йолаларын, гореф-гадәтләрен гәүдәләндергән искиткеч затлы, эчтәлекле композиция күрсәттеләр. Тын да алмый карап утырырлык тамаша! 

Аннан соң бәйрәм кунакларын, якташларыбызны район башлыгы Рамил Айбатов сәламләде.

-Бүген районыбыз үсеше өчен басу-кырларда көн-төн хезмәт куйган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сабан туе бәйрәме авыл хезмәтен данлый.  Барыгызны да милли бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм, - диде ул. – Бу истәлекле көндә район халкы һәм шәхсән үз исемемнән район территориясендә программаларны уңышлы гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен, республика Рәисенә, хөкүмәткә һәм ТР Дәүләт Советына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сабан туен оештыруда юмарт “Татнефть”, “БИО-АГРО” җәмгыятьләре, кече нефть компанияләре, районыбыз эшмәкәрләре, оешма-предпрятиеләр булышты, ихластан рәхмәт аларга да.

Республиканың Казначылык департаменты идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның чирмешәнлеләргә Сабан туе уңаеннан тәбрикләвен җиткерде. Бәйрәмгә  якташыбыз, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да кайткан.

 Кыр батыры Олег Ермишов – мини-трактор иясе

БИО-АГРО” җәмгыяте механизаторы Олег Ермишов язгы чәчү, кыр эшләрендә тырыш хезмәт куйган. Иске Сережкино авылында яшәүче, 30 еллык механизатор стажлы уңган якташыбызны бүген бәйрәмнең төп бүләге – мини-трактор биреп сөендерделәр.

Сабан туе мәйданы түренә, Олег Николаевич сыман,  бик күп авыл уңганнары – иң алдынгы игенче-механизаторлар, терлекчеләр чакырылды. Алар – бу зур бәйрәмнең  иң хөрмәтле кунаклары. Хезмәт батырларына бүләкләр тапшырылды, мәйдан аларны алкышлар белән хөрмәтләде.

–Уңганлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз, җирне яратуыгыз өчен рәхмәт, – диде район башлыгы аларга бүләкләр тапшырганда.

Рамил Тәлгать улы “Кудряшов С.И.” крестьян-фермер хуҗалыгы яшелчәчесе Елена Еферовага, “Сөлчә” җәмгыяте  механизаторы Семен Васюткинга  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын,  “Ильхан”нан сыер савучы Румия Фәттаховага, “БИО-АГРО” җәмгыяте  директорының финанс буенча урынбасары Алмаз Хәсәновка, “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Висхан Тепсуркаевка әлеге министрлыкның  Рәхмәт хатларын тапшырды.

Кармыштан “Фәтхетдинов И.И” КФХсы машина йөртүчесе Исрафил Фәтхетдиновны, “ЧИРМЕШӘНАГРО” механизаторы Илдар Хәмидуллинны, Әккәрәй”дән  сыер савучы Лариса Трофимованы, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”  җәмгыятеннән машина йөртүче Минвәли Шәйдуллины  Чирмешән районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән сөендерделәр.

Традиция буенча, бәйрәм түрендә районның башка тармакларында уңышлы хезмәт куючы бик күп алдынгылар да хөрмәтләнде, дәүләт бүләкләре тапшырылды. “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең бәйрәмгә килгән  Башкарма директоры Нияз Гәрәев “Безнең Чирмешән” район газетасының лаеклы ялга киткән баш редакторы Кадыйр  Шакир улы Гомәровны “Татмедиа” Республика матбугат  һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Хәрби операция зонасыннан кыска ялга кайткан кайбер якташларыбызны да халык аягүрә басып алкышлады. Район Сабан туена авылларыбыздан иң үрнәк, иң хөрмәтле 18 гаилә чакырылган, алар бүген 5әр мең сумлык акчалата сертификатларга ия.

  Былтыр – җәймә, быел - метр ярым зурлыктагы пәрәпәч

Мәйданда бәйгеләр, Сабан туе уеннары башланды.

Олысы-кечесе күзләре бәйләгән килеш чүлмәк ватты, кул көрәштерде, гер күтәрде. Бала-чага йомырка салынган кашык белән, капчык киеп йөгерде, хатын-кызлар узыштан көянтә-чиләк белән су ташыды.

Гомумән, район Сабан туе озакка истә калырлык матур тәэсир-хатирәләргә бай булды. Иң мөһиме, ул бернинди бәла-казасыз, имин, күркәм узды. Халык бездә ихлас аралашып, уеннарда катнашып, бәйгеләрне тамаша кылып рәхәтләнеп ял итә белә.

Чирмешәнлеләр быел да Сабан туенда шаккатырды. Былтыр бер бәйрәмдә якташларыбыз зур җәймә пешергән булса, быел иң зур пәрәмәч исе чыгардылар.

- 1 метр ярым диаметры зурлыктагы бәрәңге пәрәмәче (пәрәпәч) өчен өч  чиләк бәрәңге, 30 йомырка, 10 килограмм он, 5 литр кефир һәм көнбагыш мае, яшел суган кирәкте. Аны Кукмарадан алып кайткан табада, зур мичтә пешердек, - диде  осталарның берсе, Туймәттән Ралия Бәдретдинова.

Сабан туе тантанасы башланыр алдыннан,  бәйрәмгә килүчеләрне милли өйчекләрдә каршы алдылар. Төрле милләт халкы кунакларны милли ризыклар, тәм-томнар белән сыйлады.

Шактый тамашачы җыйган атлар узышы да, атлар өстендә Аударыш көрәше хакында әле тәфсилләбрәк язарлык.

Көрәш батырына - мотоцикл

Быелгы район Сабан туенда Туймәттән Марат Кәримов баш батыр булып калды. Аны бүген “Татнефть” һәм “БИО-АГРО” җәмгыятьләре ярдәме белән алынган, рәхмәт аларга,  спорт мотоциклы һәм тәкә белән бүләкләделәр. Марат Мигъдәт улы Әлмәттә яши, цех начальнигы, 27 яшьтә. Чирмешән районы Сабан туенда дүртенче тапкыр батыр калуы. Район башлыгы Рамил Айбатов Маратны безнең район делегациясе катнашачак Самара шәһәре Сабан туенда Чирмешән данын яклап көрәшергә чакырды.

Гомумән,  бүген келәмдә олылар арасында 22 спортчы бил алышты. Зәйдән, Нурлаттан, Әлмәттән, Аксубайдан, Шенталадан саллы-саллы көрәшчеләр килгән. Финалда баш батыр титулы өчен Марат Кәримов белән көрәшкән Нурлат спортчысы Марсель  Гозәеров акчалата бүләкләргә ия, ә аның 12 яшьлек улы Альмир балалар һәм яшүсмерләр арасында, шобага салу юлы белән, баш батыр дип танылды. Батырларга дигән икенче тәкәгә шушы яшь көрәшчебез ия.

Чирмешәндә Сабан туе-2024: ачылыш, милли өйчекләр, уеннар

Чирмешәндә Сабан туе-2024: бүләкләү

Чирмешәндә Сабан туе-2024: милли көрәш

Чирмешән Сабан туе 2024: атлар узышы һәм Аударыш ярышы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев