Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы башлыгы Артемга тимераяк бүләк итте

Район башлыгы “Теләкләр чыршысы” акция кысаларында Артем Филипповның хыялын тормышка ашырды.

Рамил Айбатов район мәдәният йортында урнаштырылган “Теләкләр чыршысы”ннан берничә баланың теләкләре язылган открыткалар алган иде. Шулар арасында Чирмешәндә яшәүче Артем Филипповныкы да булган.

1 сыйныфта белем алучы Артем Кыш бабайдан тимераяк сораган.

«Теләкләр чыршысы» акциясе Россиядә 2017 елдан бирле ел саен үткәрелә.  Анда авыр тормыш хәлендә калган, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар, ятимнәр, шулай ук махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең балалары катнаша.

2025 елда акция 15 ноябрьдә старт алды һәм 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев