Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән чик сакчылары бәйрәмнәрен автойөреш белән башлады

Районыбызның чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән якташларыбыз бүген автойөрешкә чыкты.

«Яшелфуражкалылар» үз гаскәрләренең һәм дәүләт әләмнәре белән бизәлгән иллеләп автомашиналарда, сигналлар кычкыртып, район үзәге урамнарыннан уздылар.

28 май - Чик буе гаскәрләре көне. 1918 елда Совет Республикасы хөкүмәте чик сагын оештыру турында декрет кабул итә. Әлеге дата илебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәр кешегә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята.

-Мин 1991-93 елларда Ерак Көнчыгышта хезмәт иттем. Ул елларны сагынып искә алам. Чик сакчылары бердәм, дус халык, безнең гаскәрләрдә “дедовщина” дигән төшенчә бөтенләй юк иде. Бу гаскәрләрдә хезмәт итүем белән бик горурланам, - ди Чирмешәннән Андрей Долгополов. -Гадәттә ел да бу бәйрәмдә хезмәттәшләр белән очрашабыз, табыннан корып, үткәннәрне искә алып утырабыз. Бүген район үзәгендә чик сакчылары хөрмәтенә куелган һәйкәл ачу тантанасында да катнашачакбыз.

 

 

 

Марат Гомәров һәм Андрей Долгополов фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев