Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән автоинспекторлары автоледиларны котладылар

Бүген автоинспекторлар машина йөртүче хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау өчен туктаттылар. Акция инде күп еллар дәвам итә һәм матур традициягә әверелде.

Чирмешән районы автоинспекторлары һәм район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе, район үзәге мәктәпләренең юл хәрәкәте яшь инспекторлары белән берлектә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнендә “Автоледиларга – чәчәкләр” профилактик акциясе үткәрделәр.

Традиция буенча, алар машина йөртүче гүзәл затларны туктатып, бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр, балалар үз куллары белән ясаган открыткалар һәм сувенирлар бүләк иттеләр. Акция барышында, инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм руль артында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерделәр.

- Быел акциягә районның барлык авылларында да диярлек юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары да кушылды - алар да райондашларыбызга бәйрәм белән котладылар, - диде  “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең райондагы бүлеге начальнигы Алинә Филиппова.

Гүзәл затлар сүзләренчә, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганнары өчен яки документларны тикшерү өчен туктаталар, дип уйласалар, котлау сүзләре ишетү һәм чәчәкләр кабул итү алар өчен бәйрәм сюрпризы булды.

Илcөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев