Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә шигырь бәйрәме үтте

Бөтендөнья татар жәмәгатьчелеге белән беррәттән, безнең район да бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуны зурлап юилгеләп үтте. 26 апрельдә район мәдәният йортында узган Шигырь бәйрәмендә әдипнең дистәләгән әсәре яңгырады, балалар өчен иҗат иткән шигъри әкиятләре сәхнәләштерелде. Ни гаҗәп, Тукай шигырьләре өлкәннәр сөйләгәндә дә, балалар укыганда да җырга...

Бөтендөнья татар жәмәгатьчелеге белән беррәттән, безнең район да бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуны зурлап юилгеләп үтте. 26 апрельдә район мәдәният йортында узган Шигырь бәйрәмендә әдипнең дистәләгән әсәре яңгырады, балалар өчен иҗат иткән шигъри әкиятләре сәхнәләштерелде.

Ни гаҗәп, Тукай шигырьләре өлкәннәр сөйләгәндә дә, балалар укыганда да җырга салынгандай, көйле килеп чыга. Бөек шагыйрьнең әсәрләре шуңа да ансат ятлана, һәм кат-кат тыңласаң да туйдырмый, аһәңле яңгырыйдыр, мөгаен.
Район үзәге мәктәпләре, Туймәт һәм Бәркәтә мәктәпләре укучылары белән берлектә, район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концертта Тукайның дистәләгән шигыре сәхнәләштереп күрсәтелде, бөек әдип сүзләренә иҗат ителгән җырлар да башкарылды. Балаларның иң яраткан геройлары - Шүрәле дә бәйрәмдә үзен бик тәртипле тотты, берәүне дә кытыкламады, киресенчә, уеннар оештырып, сабыйларның күңелен күтәрде.
Бәйрәмнең музыкаль бизәлешен балалар сәнгать мәктәбе укучылары баетты. "Фантазия" халык уен кораллары ансамбле һәм курайчылар снсамбле татар халык көйләрен бик оста башкардылар. Залда курай моңы яңгырау бигрәк тә үзенчәлекле - ул тамашачыларны Тукай яшәгән чорга сәяхәткә алып кайткандай булды.
Тукай бәйрәме традициягә кергән гадәт буенча тәмамланды - бөтен зал татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкарды.
Бәйрәмнән фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/184--2014.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X