Әмир авылы көненнән Илдус Җиһаншин өр-яңа бүләк машина алып китте
Әмирдә унберенче тапкыр Авыл көне узды һәм елдагыча аның барлык чыгымнарын бертуган эшмәкәр Әгъләмовлар күтәрде.
Бәйрәм быел да бик күңелле узды. Юбилярлар, озак еллар бергә гомер иткән парлар, авылга күчеп кайткан гаиләләр, Авыл көненә әзерлек барышында булышучылар, милли киемнән килүчеләр һәм башка бик күп кеше бәйрәм бүләге алып сөенде бүген. Дистәләгән кеше уеннарда катнашып призларга ия булды.
Тамашачылар бүләкләнүчеләрне алкышлап каршы алып озатсалар да, аларны аеруча мәйдан уртасындагы өр-яңа “Нива” автомашинасы кызыксындырды. Быел аны кемгә тапшырырлар икән? Бәйрәмне оештыручылар озак көттермәделәр, серне ачтылар. Сәламәтлеге чикле авылдашны, Илдус Җиһаншинны, мәйданга чакыргач, халык гөрләтеп кул чабып, әлеге карар белән ризалыгын белдерде.
Илдус Хафиз улын районда күпләр белә. Ул гомере буе диярлек машина йөртүче булып эшләгән. 2011 елда исәнлеге какшый, аяклары белән проблема башлана, әүвәл аяк бармакларын, соңрак аякларын да кисәләр. Якташыбыз инвалид арбасына утырса да, авырлыкларга бирешми, оптимист булып кала. “Шевроле-Нива” автомобилен кул белән идарә итә торган итеп көйли. Аны еш кына руль артында күреп була. Тынгысыз кеше. Нигездә, ул хат ташучы булып эшләүче хатыны Нурсинә апаны йөртә. Ә бер ел элек ул үзенә яңа шөгыль таба – поддон такталарыннан агач эшләнмәләр ясый башлый. Аның шундый эшкә алынганын белгәч, сыйныфташы Миндар Әгъләмов Себер якларыннан бер машина поддон җибәрә. Һәм менә алар авылдашларын кабат сөендерделәр – инде тузып беткән автомобиле урынына өр-яңа “Нива” машинасы бүләк иттеләр...
Авыл көненә килүчеләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов сәламләде, күңелле яллар теләп, игелекле якташларыбызга - Фазыл һәм Миндар Әгъләмовларга рәхмәт сүзләре ирештерде. Казандагы Чирмешән якташлыгы җәмгыяте рәисе Рушания Сәүбанова да котлауларга кушылды, эшләренең гел уң булуын теләде, аларга бүләкләр бирде.
Бәйрәм уен-көлкесез, җыр-биюсез узмый. Кайберәүләр Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге республиканың фольклор музыка ансамбле чыгышларын карарга махсус киләләр.
Көрәштә исә, Әмир көнендә быел танылган көрәшче Марат Кәримов (Туймәт – Әлмәт) батыр калды, тәкә һәм суыткыч белән бүләкләнде.
Шуны да әйтергә кирәктер, Авыл көне спектакль белән башланды дип була. Аңа каршы кичтә авыл үзешчәннәре авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Наил Гаетбаевның "Авылга кызлар килде, яки моңнар кайтсын авылга" әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте. Авылдашлар бик оста уйнадылар. Тамаша залында бер буш урын калмады.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев