Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

«Бәйләмле» кыяр саргая — нишләргә?

– Быел теплицада беренче тапкыр бәйләм-бәйләм үсүче кыяр утырттым. Төшкән кыярлары бик күп, әмма саргаеп коелалар. Сәбәбе нидә икән?

Галим-агроном Наталья Солонович җавабы:

–  Байтак кына бакчачыларның «баш авыртуы» бу. Сәбәбе берничә булырга мөмкин. Беренчедән, мондый гибрид куелыкны яратмый. Чәчәк атсалар да, күләгәдә күбесе коелып төшәчәк. Шуңа күрә «бәйләмле» кыярны башкаларына караганда сирәгрәк утырту мөһим. Иң яхшысы – 40×65 см. Утыртканнан соң ике атна узуга, үсентене бер сабакка калдырып формалаштыра башларга кирәк. Астан дүрт яфракның «куенындагы» үги яфракларын, шулай ук мыекчалары һәм төшкән кыярларын саклык белән генә кисеп алырга. Шуннан соң, кыярларын гына калдырып, үги яфраклары һәм мыекчаларыннан арындырырга. Яшь яфраклары пәйда булуга карап, уңыш бирүдән туктаган астагы яфрак-ботакларны кисәргә.

Мондый эш башкарылмаса да, килеп туган хәлне җиңеләйтергә соң түгел әле. Куерак урыннардан яфраклар һәм ботакларны кисеп алсагыз, кыяр әйбәтрәк үсә башлаячак. Әмма барысын да берьюлы түгел, бәлки әкренләп кенә кисегез.

Теплицада бик бөркү булса да, төшкән кыярлар саргая. Шуңа күрә эссе көннәрдә үсентеләргә ничек тә күләгә ясарга кирәк (теплица өстенә ак җәймә ябарга яки суда эри торган ак буяу белән буярга мөмкин).

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев