Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Югары Кәминкәдәге “Ильхан“ җәмгыятендә барлык техника сенаж салуда

Югары Кәминкә авылындагы “Ильхан” җәмгыятендә сенаж салуга керештеләр. Үләннәрнең сусыл, витаминарга бай чагы хәзер.

-Механизаторларыбызга пылау, бәрәңге, макарон белән ит пешерәм, хәтта бәлеш тә салгалыйм, коймак булгалый, өстәлгә көн дә камыр ризыгы куям, һәр  көнне төрле аш. Хезмәткәрләребезне ике тапкыр: төш вакытында һәм кичке буйда ашатабыз, - ди ашханә пешекчесе  Мәдинә Сәйфиева.

Монда көненә 25-30 кешегә аш-су әзерләнә. Шушы кызу көннәрдә кырда сенаж салуда эшләүчеләргә дип банкаларга салкын чәйләргә кадәр тутырып куелган.

Бүген техникалар терлекчелек комплексы янәшәсендәге  люцерна кырында. Альберт Сафин сенаж салу эшендә тәҗрибәле механизатор, ул быел да азык җыю  комбайнына утырган.

-Төрле көн була, техника бит, ватылмыйча тормый.  Көненә кырыклап машина төяп җибәрәм, масса начар түгел үзе. Кабинада кызулатса,  кондиционер кабызам, - ди  Альберт Минсәгыйть улы.

Азык күп кирәк “Ильхан”га, терлекләре шактый.

Хуҗалык җитәкчесе Ильяс Хәнәфиев әйтүенчә, комплекста 515 баш сыер савыла. Бу араларда көненә 13 мең литр сөт саталар икән. Барлыгы, үгезләре, таналары белән, биредә 1200 баш мал асрала.

-Былтыр район башлыгы Рамил Айбатов республика Рәисенә мөрәҗәгать иткәннән соң, республика булышлыгы белән, махсус программа нигезендә, 300 баш тана кайтарткан идек, быел тагын 300 баш мал алмакчыбыз. Аның 150сенә килешү төзелгән, беренче партиясе кайтты, карантинга куйдык, икенче партиясе – 33 баш июльдә кайтырга тиеш, - ди Ильяс  Вәлиҗан улы.

К-744 тракторында эшләүче Илсур Билаловка эш кызу, ул кайтарылган яшел массаны базда таптатып тора. Әнә Кытайда җитештерелгән тракторда эшләүче Илнар Ихтисамов кына да иртән үк әллә ничә рейс ясаган. Һәркемнең эше бүленгән.

-Әйтәм бит, бөтен көчне  сенаж салуга бирәбез, техникаларны шуңа җиктек. Ягулыгыбыз бар, бу эшне ничек тә кыскарак тотасы иде, - ди Ильяс Хәнәфиев.

Комплекста төзелеш эшләре кузгатканнар, 6 айга кадәрле бозаулар өчен торак төзиләр. Терлекләргә урын җитми башлаган, монысы сөендерә.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

 

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев