Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Иске Котыш комбайнчыларын флотча макарон белән сыйладылар

Кичә Хәрби диңгез флоты көнендә “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы басуыннан иген суктыручы комбайнчыларга флотча макарон да пешергәннәр.

Әлеге хуҗалыкта көзге урып-җыю эшләрендә катнашучыларны әнә шулай төш вакытларында һәм кичен кырга ук килеп аш-су белән сыйлыйлар. Урактагылар өчен коры көннәрнең һәр минуты кадерле.

-Быел уңыш яхшы. Һава торышы гына бераз комачаулый, бөртек дымлырак, - ди 25 ел комбайн иярләүче Александр Митякин. – Ягулык белән проблема юк. Эшлисе килеп тора. Әле менә бүген төш вакытында шурпа һәм флотча макарон белән сыйладылар, пешерүчеләргә рәхмәт.

“Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы идарәчесе Фәнис Мингулов сүзләренчә, хуҗалыкта игеннәрне дүрт АКРОС-550 комбайны белән суктыралар. Аларда сыналган механизаторлар: Александр Митякин, Александр Петрушков, Леонид Шехтуров, Евгений Оренбуров эшлиләр.

-100-120 гектар көзге бодайны алдык, гектарыннан әлегә уртача 50 центнерга кадәр уңыш чыкты. Дымлылык көчле, шуңа күрә сайлап-сайлап кына эшлибез, - ди Фәнис Наил улы.

Бу хуҗалыкта 1100 гектарда көзге бодай, 600 гектарда сабанашлык культуралары, 1000 гектарда көнбагыш игелгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 28 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында игеннәрне барлыгы 27 мең 81 гектардан җыеп аласы. Бүген шуның 626 гектарыннан комбайннар узган, тиешленең 2,3 проценты. Уңдырышлылык – гектарыннан 43,3 центнер тәшкил итә. Уракка әлегә берничә хуҗалыкта гына керештеләр.

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев