“ЧИРМЕШӘНАГРО”да арпа гына чәчәсе калды
Бу хуҗалыкта язгы чәчү ахырына якынлаша, 211 гектар мәйданда арпа гына чәчәсе калган.
Сабан бодае орлыклары 1000 гектарда урын алган, әлеге культураны һәм көнбагыш чәчү бүген – иртәгә төгәлләнә. Биредә көнбагыш 1170 гектарда игеләчәк. Горчица планлаган кадәр, ягъни 220 гектарда чәчелгән дә.
“БИО-АГРО”да тиешленең яртысында, 7614 мең гектарда чәчкечләр узган. “Сөлчә”дә бу күрсәткеч – 43, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә - 54 процент.
Район буенча алганда чәчелгән мәйданнар 18 мең 512 гектар, ягъни планлаганның 41 проценты кадәр. Әле тагын 3600 гектарда сабан бодае, 8 мең гектарда көнбагыш һәм башка культуралар чәчәсе бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев