Чирмешән районындагы машина-трактор паркларын махсус комиссия тикшерде
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районындагы машина-трактор паркларын махсус комиссия тикшерде

Райондагы 41 авыл хуҗалыгы җәмгыятендәге, крестьян-фермер хуҗалыкларындагы техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген кат-кат карадылар.

Әүвәл машина-трактор паркларында техникаларны район башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелегендә район авыл хуҗалыгы белгечләре бәяләде. Бу атнада Казаннан килгән комиссия дә: республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министырлыгының бүлек начальнигы Ирек Садыйков, ТР Гостехнадзор идарәсе начальнигы урынбасары Рәдис Кадыйров һәм район башлыгы Рамил Айбатов “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы һәм “Сөлчә” җәмгыяте машина-трактор паркларында техникаларны язга әзерлеген тикшерде, бәя – канәгатьләнерлек.

Марат Гомәров фотолары


Нет комментариев