Гөлсирә апаның хатын алган СВОдагы сугышчы хат авторының хәлен белеп киткән
Лашман авылында яшәүче Гөлсирә апа Талипова махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә оекбашлар бәйли, алар эченә сугышчыларга хатлар да куеп җибәрә.
Аякларыгыз җылыда булсын
Якташыбыз инде өч тапкыр кечкенә генә посылка җыеп, шулай хатлар язган.
-Оекбаш янына, чәй, үсемлек мае, макарон да куям. Ике улым армия хезмәтеннән кайткач, фаҗигале төстә вафат булдылар, алар өлеше булсын дип шулай эшлим, - диде Гөлсирә Гариф кызы. – Хатка: “Балалар, аякларыгыз җылыда булсын, сау-сәламәт кайтыгыз, җавап көтәм,” - дип адресымны да куям.

Көтелмәгән кунак
Гөлсирә апаның бер посылкасы район егетенә эләккән һәм ул чираттагы отпускага кайткач, хат хуҗасын эзләп тапкан.
-Больницада ята идем, палатага ике ир-ат килеп керде, берсе хәрби формадан. Алар мине өйдә туры китерә алмагач, күршеләрдән сорашып, күчтәнәчләр белән бирегә хәл белергә килгәннәр, - диде Гөлсирә апа. – Посылканың барып җитүенә, бигрәк тә шундый җавап булуына бик шатландым.

Тормыш юлы
42 яшендә тол калып, дүрт бала үстергән, аларның икесен җир куенына иңдергән ана бүген ялгызы гына яши.
Гөлсирә апа 30 ел фермада сыер сауган. Алдынгы сыер савучыны җитәкчелек тә күрә белгән, авыл хуҗалыгы слетларында катнашкан, Мактау грамоталары, бүләкләр алган.
-Бүләккә ковер, кер юу машинасы, бензин пычкысы биргәннәре хәтердә. Менә бу йортны да колхоз төзеп бирде. Эшебез бик авыр булса да, хөрмәте дә бар иде, - диде ул. – Әни дә сыер савучы иде, 6 сыйныфта укыганда ук аңа булышырга фермага йөрдем.

Кул эшләре
Фермада эшләгәндә аның кул эшләренә вакыты калмаган, ә хәзер рәхәтләнеп оекбашлар, башмаклар бәйли, әзер әйберләргә хуҗа табылып тора.
-Каенана белән яшәгәндә ул бәйли иде, пенсиягә чыккач, эрләргә дә өйрәндем. Әле менә бер танышым өч капчык йон китерде, эшләргә материал бар, - дип елмая Гөлсирә апа.

Марат Гомәров фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев