Бакаларыгыз да кызык кычкыра: Чирмешән табигате – рәссамнар күзлегеннән
Чирмешәнгә пленэрга килгән рәссамнар табигатебезнең матурлыгына гына түгел, Әмир авылындагы бакаларның да үзенчәлекле кычкыруына игътибар иткәннәр.
“Бердәмлек пленэры – Чирмешән төбәге” дип аталган Төбәкара пленэр – симпозиум тәмам, рәссамнарның эшләре район мәдәният йортының йолалар залында урын алды.
Район мәдәният йортындагы күргәзмәне ачу тантанасында рәссамнар белән район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова очрашты.
-Пленэрның төп бурычы районының сәнгать коллекциясенең бер өлеше булачак һәм аның уникаль йөзен мәңгеләштерәчәк әсәрләр иҗат итү иде. Сез үзегезнең этюдларда һәм полотноларда төбәгебезнең матурлыгын һәм атмосферасын чагылдыргансыз, рәхмәт сезгә, - диде Надежда Габдерәшит кызы. – Бу республика мирасын саклауда бик мөһим роль уйный. Сезнең эшләрегез - район тарихының бер өлеше булачак.
Утыз рәссам ике атна дәвамында район үзәгенең һәм авылларыбызның матур күренешләрен киндергә төшергәннәр. Бездә инде дүртенче тапкыр узучы пленэрда Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә шәһәрләреннән, Мөслимнән, Азнакайдан, хәтта Чабаксардан да килгән осталар эшләде. Матур гадәт буенча, алар һәрберсе берәр картинасын районга бүләк итеп калдырды.
-Чирмешән районында дүртенче тапкыр эшләдек, бусы башкаларыннан үзенчәлекле – Россия рәссамнар берлеге буенча узды. Чирмешәнлеләр, халык бик җылы кабул итте, - диде танылган рәссам, пленэрны оештыручы, ТР халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев. – Күргәзмәгә 48 картина куйдык, алар берсе дә бер-берсен кабатламый. Быел күбрәк район үзәгендә эшләдек, Чирмешән табигате сурәтләнгән картиналарны Мәскәүгә дә алып барып күрсәтергә планлыйбыз.
Мөслимнән килгән рәссам Рәйхан Хантимиров бу килүендә Чирмешән елгасы яры буенда эшләгән, су буендагы кондызларны киндергә күчергән.
-Мондый пленэрлар безне берләштерә, яңа дуслар табабыз, тәҗрибә туплыйбыз, үзенә күрә бер очрашу урыны булып тора, - диде Рәйхан Гайнетдин улы.
Чистай шәһәренең сәнгать мәктәбе директоры Кадрия Шарова да ничек булса да вакыт табып, пленэрларда катнашырга тырыша.
-Чирмешәндәге пленэрда - икенче тапкыр, биредә табигать матур, этюдлар ясау нияте белән әле тагын берничә көнгә тоткарланырга уйлыйм, - диде Кадрия Николаевна.
Чабаксардан килгән рәссамннарга Әмир авылының табигате бик ошаган, алар шунда эшләгәннәр.
-Бу авылның табигате генә түгел, бакаларның үзенчәлекле кычкырулары да җәлеп итте, - дип елмайдылар алар.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев