Кармыш Агыйделе хуҗасы 30 мең сум бүләк отты
Чирмешән районы Сабан туендагы ат чабышларына Кармыштан өч юртак алып килгәннәр.
Бәйгедә җирле атлар гына түгел, күрше районнардан килгән чабышкылар да старт сызыгына басты. Әлеге бәйгедә катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта, быел алар 30ау иде. Шуларның унысы район атлары.
Иң беренче булып тарантаска җигелгән өч яшьтән олырак Орел токымлы атларга старт бирелде. Өч чабышкы арасында Татар ат заводыннан килгән Пряник (җайдагы Евгений Леонов) иң җитезе булды.
Рус, америка токымлы юртаклар арасында Аксубайдан килгән Принц Манила (җайдагы Илнур Ярмөхәммәтов) - беренче. Икенче урынны якташыбыз – Кармыштан Дамир Гатинның Агыйделе алды.
Тарантаска җигелгән өч яшькә кадәрге Орлов токымлы атлар арасында “Хузангай” җәмгыятеннән килгән Славия (җайдагы Марат Гобәйдуллин) көндәшләрен артта калдырды.
Ат өстенә утырган хатын-кызларыбыз да сынатмады. Чиста һәм ярымтокымлы атлар төркемендә беренче урын бүләген Чирмешәннән Шамил Ягудиннның Регалиясе җайдагы Марина Арканова алды.
Җирле атлар арасында Яңа Чишмш районыннан килгән Ифора (җайдагы Рәмис Нуриев) иң җитезе булды. Икенче һәм өченче урыннарны Кармыштан Аиша (җайдагы Тимур Саттаров) һәм Лашманнан Фараон (җайдагы Данияр Гайфетдинов) бүлеште.
Алтынчы төркемдә татар атлары көч сынашты. Өч ат арасында Лениногрск районыннан Бойка (җайдагы Данил Трофимов) көндәшләреннән беренче килде. Кармыштан Дамир Гатинның Фестивале аңардан бераз гына калышып, икенче булды.
-Районга ат чабышларына өч атыбызны алып килдек. Быел уңышларыбыз яхшы, өчесе дә өч төркемдә икенче урыннар алды, тренировкалар бушка китмәде, - ди инде өч ел чабышкы атлар үстерү белән шөгыльләнүче Дамир Мирзаһит улы. – Ярышларга күрше районнарга да барабыз, призлы урыннар алу куанычлы. Уңышларыбыз елдан-ел яхшыра.
Һәр төркемдә беренче килгән атларны – 50000, икенчеләрне – 30000, өченче урындагыларны 20000 сумлык сертификатлар белән бүләкләделәр. Арттарак калган атлар да бүләксез калмады.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев