Котлыйбыз!
Поздравления

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче СВЕТЛАНА САРЫЙМ кызы ГАНИЕВАның 17 ноябрьдә туган көне – 70 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! 70 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз!

Син – бик көчле, сабыр һәм мәрхәмәтле кеше: синең нык рухың һәм киң күңелең безне һәрвакыт ныгыта, юл күрсәтә. Синең җылы сүзең, игътибарың һәм мәхәббәтең – безнең иң зур байлыгыбыз.

Безнең гаиләләребез киләчәге синең тырышлыгыңа, сабырлыгыңа һәм акыллы киңәшләреңә таяна.

Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Гомерең озын, көннәрең шатлыкка, рәхәткә тулсын! Без сине бик яратабыз!

Иң изге теләкләр белән кызларың, киявең, оныкларың.

Нет комментариев