Чирмешәндәге күлгә елгадан су кудыралар
Знайте

Чирмешәндәге күлгә елгадан су кудыралар

Чирмешән уртасындагы күлгә елгадан су агызалар.

Моның өчен сузылган торбалар юл хәрәкәтенә комачауламый. Күлнең суы, кызганыч, быел да бик аз калган иде, мондагы чыганактан су чыкмый башлаган бугай.

Кечкенә диаметрлы торба буенча гына баргач, тирә-юньгә ямь бирүче бу күлгә су кудыру-тутыру берничә атнага ук сузылачак.

Кадыйр Гомәров фотосы


Нет комментариев