Татарстанда җиңел машина әйләнеп капланган һәм күпердән егылып төшә язган
Юл хәрәкәте

Татарстанда җиңел машина әйләнеп капланган һәм күпердән егылып төшә язган

Машина йөртүче урында ук һәлак булган.

Бүген төнге өченчеләр тирәсендә Нурлат районында Югары Нурлат авылы янында авария була. 

Шаһитлар сүзләренчә, «Лада» машинасын йөртүче зур тизлектә бара һәм идарәсен югалта. Машина әйләнеп каплана, күпер коймасына барып бәрелә һәм чак кына күпердән төшеп китми кала.

«Рульдә ир-ат иде. 60-65 яшьләр чамасы. Ул урында ук үлде», — ди шаһитлар. 

"Татар-информ"

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев