Татарстан юлында автомобиль әйләнеп капланган, ике кеше һәлак булган
Юл хәрәкәте

Татарстан юлында автомобиль әйләнеп капланган, ике кеше һәлак булган

Республиканың Чирмешән районы Нагай бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте булган. Җиңел машина юлдан төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнеп капланган, дип сөйләделәр «Татар-информ»га.

Машинага җитди зыян килгән, аның яртысы сытылып беткән. Салондагы ике кеше –  машина йөртүчесе һәм пассажир фаҗига урынында һәлак булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария Лениногорск-Андреевка трассасының 17нче чакрымында булган. Volkswagen йөртүчесе борылышка кергәндә юлдан төшеп киткән. Урында полиция хезмәткәрләре эшли.

 

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев