Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Каникуллар хәвефсез үтсен

Агымдагы елның узган ике аенда республикада балалар катнашында 77 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә ике баланың гомере өзелгән. Районда андый очраклар булмаган. Соңгы вакытта Татарстанда яшь җәяүлеләр катнашында аварияләр саны артуы аеруча борчу уята. Быел шундый 45 очрак булган. 17 - 31 мартка кадәр республикада, шул уңайдан районда...

Агымдагы елның узган ике аенда республикада балалар катнашында 77 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә ике баланың гомере өзелгән. Районда андый очраклар булмаган.

Соңгы вакытта Татарстанда яшь җәяүлеләр катнашында аварияләр саны артуы аеруча борчу уята. Быел шундый 45 очрак булган.
17 - 31 мартка кадәр республикада, шул уңайдан районда да, балалар катнашында аварияләр санын киметү максатыннан, "Язгы каникуллар" дип исемләнгән профилактик чара уза.
Бу вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен бозып, балаларны транспорт салонында махсус утыргычтан башка яки куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөрүчеләрне, җәяүлеләргә юл бирмәүче транспорт йөртүчеләрне ачык­лаячаклар.
Инспекторлар юл кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыклау буенча рейдлар да үткәрәләр.
Мәгариф учреждениеләрендә балалар һәм ата - аналар белән профилактик әңгәмәләр оештыру планлаштырыла.
Нигездә, балалар тиешсез урында юл чыкканда, светофорга игътибар итмәгәндә машина астына эләгәләр. Караңгы вакытта да балаларны бәрдерү фактлары бар. Шуңа да яктылыкны кайтаручы элементлар булуы мәҗбүри, бигрәк тә торак пунктлардан читтәге юлларда йөргәндә.
Юл инспекторлары машина йөртүчеләрне язгы каникуллар вакытында белем бирү учреждениеләре янында аеруча игътибарлы булырга өндиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Каникуллар республикада чара балалар катнашында авария