Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

«Дусларын җирләп кайтып киләләр иде». Авариядә ике егет һәм өч кыз үлгән

7 августта Красноярск краеның Боготольский районында авариядә 5 кеше һәлак була. Егетләр һәм кызлар дусларын җирләп кайтып килә торган булган.

Фаҗига кичке бишләр тирәсендә «Сибирь» Р-255 трассасында була. «Тойота» автомобиле «Скания» йөк машинасына бәрелә. Җиңел машина белән 19 яшьлек егет идарә итә, салонда 16 яшьлек үсмер һәм 18 дән 21 яшькә кадәрге өч кыз була. Алар барысы да үлә.

«Йөк машинасын йөртүчене дәваланырга өенә җибәргәннәр», – диелә хәбәрдә.

Мәрхүм егетләр һәм кызлар 20 яшьлек дусларын җирләп кайтып киләләр. Ул узган атнада «ашыгыч ярдәм» машинасы белән авариядә үлә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев