Чирмешәндәге “Тоннель”дә 24 автомашина тикшергәннәр
Юл хәрәкәте

Чирмешәндәге “Тоннель”дә 24 автомашина тикшергәннәр

Район үзәгендәге “Тоннель” операциясе барышында юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның биш очрагы ачыкланган.

Район дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре 30 июньдә үткәргән әлеге 2 сәгатьлек иртәнге профилактик рейд барышында 24 автотранспорт чарасын туктатып тикшергәннәр. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен биш гражданинга карата беркетмә төзелгән. Икесенә – автомашинада иминлек каешы такмаган өчен, берәү иминиятләү тәртибен бозган, ике җәяүле юл аркылы тиешсез урыннарда чыкканнар.


Нет комментариев