Чирмешән автоинспекторлары “Тоннель” операциясенә чыга
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары “Тоннель” операциясенә чыга

22 декабрьдә районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләр тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәк.

Чара Чирмешән авылында иртәнге сәгать 7дән 8.30га кадәр оештырыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны автомашиналарда йөртү кагыйдәләренә аерым игътибар итәчәк.

2023 елның 11 аенда районда балалар катнашында бер юл-транспорт һәлакәте булды. Татарстан Республикасында бала-пассажирлар катнашында 437 һәлакәт теркәлгән: анда 16 баланың гомере өзелгән, 437се имгәнү алган.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев