Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә юл авариясендә өч кеше җәрәхәтләнгән

21 декабрь көнне Түбән Чегодай белән Югары Чегодай авыллары арасында ике җиңел автомашина бәрелешкән. Икесенең дә йөртүчеләре һәм бер пассажир район үзәк больницасына китерелә. Һәлакәт кичке җиделәр тирәсендә булган. Чирмешән ягыннан бара торган ВАЗ-21093, хуҗасы Иске Сережкино кешесе, каршы юлга чыга һәм алдан килүче, хатын-кыз (Шешминкадан) идарә иткән ВАЗ-211440 автомашинасына...

21 декабрь көнне Түбән Чегодай белән Югары Чегодай авыллары арасында ике җиңел автомашина бәрелешкән. Икесенең дә йөртүчеләре һәм бер пассажир район үзәк больницасына китерелә.

Һәлакәт кичке җиделәр тирәсендә булган. Чирмешән ягыннан бара торган ВАЗ-21093, хуҗасы Иске Сережкино кешесе, каршы юлга чыга һәм алдан килүче, хатын-кыз (Шешминкадан) идарә иткән ВАЗ-211440 автомашинасына килеп бәрелә. Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган бәлага таручыларга табибләр медицина ярдәме күрсәткән. Шөкер, яралары артык куркыныч булмаганлыктан, аларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. Ә менә автомашиналар яхшы ук җимерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Чирмешәндә авария